Тәтеш районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды
Утырыш кысаларында агымдагы елның I кварталы өчен комиссия эшенә нәтиҗә ясалды, куелган бурычларны үтәү анализланды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Комиссия секретаре Алена Федорова 2025 елның I кварталы өчен комиссия эше һәм беркетмәләрне башкару турында сөйләде.
– Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре зур эш башкарды. Комиссия тарафыннан эшләнгән маршрут чек-битләр нигезендә мәктәп автобуслары маршрутлары буенча шәхсән йөрергә, нинди кисәтүләр барлыгын ачыкларга йөкләнгән иде. Барлык мәгълүматлар җыелды, анализланачак, – дип билгеләп үтте Алена Валерьевна. – Хәзерге вакытта алга таба профилактик эшләр уздыру өчен җирлекләрдә балигълык яшенә җитмәүчеләрнең велосипедлары, гаиләләрендә мопедлары, мотоцикллары, электр самокатлары, квадроцикллары булучыларның исемлеге төзелә.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Альберт Гасимов шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноровка юлларны ремонтлауны, шәһәр читендә тамгалар куюны, шулай ук Ленин урамында (аерым алганда, Тәтеш үзәк район хастаханәсе янында), анда эш көннәрендә юл кырыена куелган машиналар аркасында хәрәкәт итү кыенлыклар тудыру сәбәпле, “Тукталу тыелган” дигән тамгалар куюны контрольгә алырга йөкләде.
Шулай ук комиссия утырышы кысаларында балигълык яшендә булмаганнарны җәмәгать транспортыннан мәҗбүри төшереп калдыруны булдырмау турындагы мәсьәлә каралды.
Тәтештәге АТП директоры Юрий Ишелев мәктәп укучыларын ташу иминлеген тәэмин итү буенча сөйләде.
– Безнең предприятие 16 мәктәп маршрутына хезмәт күрсәтә, 400дән күбрәк укучыны йөртәбез. Һәрбер маршрутның паспорты, автобусларның сертификатлары бар, тахографлар һәм видеокамералар белән җиһазландырылган, навигациянең спутник системасына ия, – диде Юрий Николаевич.
Ул кыенлыклар да бар, әлбәттә, дип билгеләп үтте. Мисалга, кадрлар кытлыгы, кайбер авыл торак пунктлары янында юл өслегенең начар хәлдә булуы, юл тамгалары булмау.
Альберт Гасимов шәһәр башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәм җаваплы хезмәтләргә проблемалы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә йөкләде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов 2020 – 2025 елларда Тәтеш районында булган һәлакәтләрне анализлады.
– Соңгы 5 елда Тәтеш районы юлларында юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре булып исерек килеш транспорт белән идарә итү, тиешле тизлекне бозу, бәрдерү, үткәреп җибәрмәү, маневрлар ясау, транспортның техник төзексезлеге, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу кебек кагыйдә бозулар тора. Юл-транспорт хәрәкәтләре килеп чыгу очрагы күпчелек җәй һәм көз айларында була, – дип хәбәр итте Рәмис Рафаил улы. – 2025 елның 3 аенда Тәтеш районы территориясендә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 2 кешенең гомере өзелде һәм 1се имгәнүләр алды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 296 очрагы ачыкланган, шулардан 8 факт – транспортны исерек хәлдә йөртү.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында шәхси автотранспорт кулланганда юл-транспорт кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик эшләр үткәрү турындагы отчет белән директор Гүзәл Зиннурова чыгыш ясады.
Утырыш ахырында комиссиянең агымдагы елның май – октябрь айларына эш планнары билгеләнде, алар арасында балалар һәм ата-аналар белән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшчәнлек, статистика җыю өчен эшче төркем булдыру, юл-транспорт һәлакәтләре чыганакларын ачыклау, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен мониторинглау, авыл җирлекләре белән эшләү һәм башкалар бар.
фото: Алена Пантюхина
Нет комментариев