Көнкүрештә газ:уңайлылыкны ничек итеп хәвеф-хәтәргә әйләндермәскә
Җәмгыять

Көнкүрештә газ:уңайлылыкны ничек итеп хәвеф-хәтәргә әйләндермәскә

Табигый газ безнең көндәлек тормышыбызның гадәти юлдашына әйләнде, әмма газ җайланмаларын файдалану кагыйдәләрен бозу бәла-каза чыгуның сәбәпчесе булырга мөмкин.

– Күпләр газны бөтенләй куркынычсыз һәм гадәти нәрсә итеп кабул итә, – ди Тәтеш районының газ-эксплуатация хезмә­те начальнигы Илнур Мө­хәммәдиев. – Әмма бу даи­ми игътибарлылык һәм кагыйдәләрне төгәл үтәү­не таләп итә торган куәтле энергия ресурсы. Иминлекнең гади чараларын санга сукмау еш кына авыр нәтиҗәләргә – сөрем газы белән агуланудан алып шартлауга кадәр китерә. Төп кагыйдә – эшли торган җайланмаларны беркайчан да күзәтүсез калдырмау. Хәтта сез чәйнекне кайнарландырсагыз гына да, плитәдән ерак китмәгез. Бу бигрәк тә өйдә кечкенә балалар булганда мөһим: алар өчен газ приборларына кагылу мөмкинле­ге бөтенләй дә булмаска тиеш. Газ кабызыр алдыннан бинаны һичшиксез җилләтегез. Приборлар эшләгән вакытта форточка ачык калырга тиеш – ул газның тулысынча януы өчен кирәкле саф һава агымын тәэмин итә.  

– Гадәти яну тыныч, зәң­гәрсу-шәмәхә төстәге тигез ялкын торышында булырга тиеш, – дип төгәллек кертә Илнур Илсур улы. – Әгәр ялкын җемелдәп тора, сүнә яки саргылт төс ала башласа – бу хәвефле сигнал. Кичекмәстән краннарны ябыгыз һәм бинаны җилләтегез. 
Белгеч әйтүенчә, төтен чыгару юлларына һәм җил­ләтү юллыкларына аерым игътибар бүлеп бирергә кирәк. Күпфатирлы йортларда аларны идарәче компанияләр тикшерә, һәм анда яшәүчеләргә бу эшләргә комачауламау мөһим. Шәхси йортларда җаваплылык милекче җилкәсенә төшә: елына ким дигәндә өч тапкыр (җылыту сезоны башланыр алдыннан, уртасында һәм тәмамланганнан соң) төтен һәм җилләтү каналларының торышын тикшерергә кирәк.

– Моның өчен махсус оешмаларны җәлеп итү әйбәтрәк, – дип билгеләп үтә Илнур Илсур улы.

– Профессионал булмаган кеше сөрем газы  чыгуга ки­те­рәчәк кечерәк төзексез­лекләрне күрмәс­кә мөмкин. Газ сигнализаторлары урнаштыру – бәла-казаны киметүнең заманча ысулы. Әлеге приборлар һавада янучан газлар һәм сөрем газының концентрациясен өзлексез контрольдә тота. Рөхсәт ителгән күләмне арттырганда алар тавыш һәм яктылык сигналлары бирәләр, ә ябык клапанлы модельләр газ бирүне автомат рәвештә туктаталар. Җайланманы сайлаганда паспорты һәм тиешле сертификаты булуга игътибар итегез. Җайланманы көйләүне бары тик әле­ге хезмәтне башкарырга рөхсәт ителгән оешмалар гына эшләргә тиеш.

Нәрсәне катгый рәвештә эшләргә ярамый:

•     газ плитәсен бинаны җылыту яки әй­берләрне киптерү өчен кулланырга;
•     җайланмаларны үзең төзекләндерергә, яңа кабаттан урнаш­тырырга яисә конс­трук­циясенә үзгәрешләр кертергә; 
•     төтен үткәргечләрне җилләтү юллыкларына тоташтырырга;
•     газ чыгуны ачык ут ярдәмендә тикшерергә;
•     газ баллоннарын торак биналарда сакларга.

Әгәр сез газ исе килүен сизсәгез

1.     Газ приборларын куллануны туктатыгыз.
2.     Приборлардагы һәм газ үткәргечләргә куелган краннарны ­ябыгыз.
3.     Җилләтүне тәэ­мин ите­гез: барлык тәрә­зәләрне һәм форточкаларны ачыгыз.
4.     Һич кенә дә электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез – хәтта сүндергечкә басу да очкын китереп чыгарырга мөмкин.
5.     Барысын да бинадан чыгарыгыз һәм фатирдан чыгыгыз.
6. Хәвеф-хәтәр чыгарга мөмкин булуы турында күршеләргә хәбәр итегез.
7.     Куркынычсыз урын­нан газ хезмәтенә шал­тыратыгыз: 
04 – стационар телефоннан;
104 – кәрәзледән;
112 – бердәм ашыгыч хезмәт номеры. 

Белгечләр килгәнче бинага кире кермәгез һәм анда чит кешеләрне кертмәгез.
Мөһим 

1.     Газ җайланмаларын урнаштыру, төзекләндерү һәм аларга техник хезмәт күр­сәтү буенча барлык эш­ләрне бары тик квалификацияле белгечләр генә башкарырга тиеш.
2.     Даими рәвештә тех­ник хезмәт күрсәтүгә ки­лешү тө­зү – ул имин фай­далануның мәҗбүри шарты. 
3.     Төзексезлек билге­лә­рен: ялкынның төсе үз­гәрүен, үзгә тавышларны, газ исе килүне игътибарсыз калдырмагыз. 
4.     Авария хезмәтләре контактларын күренеп торган урында саклагыз.
5.     Гаиләнең барлык әгъ­за­лары өчен инструктаж үт­кәрегез: газ исе килгәндә нәрсә эшләргә кирәклеген һәркем белергә тиеш. 

Газ куллану кагыйдәләрен үтәү – формальлек түгел,
ә яшәү зарурилыгы. Игътибар­лылык, җаваплылык һәм инструк­цияләрне төгәл үтәү бәла-казаны булдырмас­ка һәм иң кыйммәтлесе – сәламәтлекне, гомерне сак­ларга ярдәм итәчәк.

фото: Алсу Зиһаншина
 


Нет комментариев