Конкурс «Чыршыкай, яшә»
Конкурста 85 гаилә катнашты.
(Тәтеш, 3 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Декабрь аенда Тәтеш шәһәре катнаш төрдәге “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гаиләләре арасында «Чыршыкай, яшә» дип аталган ташландык материаллардан ясалган иҗади эшләр конкурсы узды.
Бу конкурсның максаты-чыршыларны кисү проблемасына һәм ташландык материалны икенчел куллану проблемасына игътибар җәлеп итү.
Конкурста 85 гаилә катнашты.
Ата-аналар чыршылар ясауга иҗади якын килделәр, фантазия һәм осталык күрсәттеләр. Чыршылар төрледән-төрле:кәнфит кәгазеннән, җептән, макулатура, металл элементлардан, пластик савыт-сабадан, тукыма калдыкларыннан һәм башка бик күп ташландык материаллардан килеп чыктылар.
Жюри өч призлы урын һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев