Коронавирус пандемиясе вакытында  азык-төлекне ничек дөрес  сайларга
Җәмгыять

Коронавирус пандемиясе вакытында азык-төлекне ничек дөрес сайларга

Роспотребнадзор киңәш бирә.

(Тәтеш, 12 апрель, «Тәтеш таңнары»). 

Көндәлек туклану тәр­тибен төзибез

Үзеңне изоляцияләүдә булганда кешеләр аз хәрәкәтләнә һәм көчне азрак сарыф итә. Артык гәүдә авырлыгын җыймас өчен, көндәлек туклану тәртибен дөрес төзергә кирәк. Артык авырлыкның күп чирләргә, мәсәлән, II   төрдәге шикәр диабетына, сәбәпче була алуын истә тоту зарур. 

Азык-төлекне кирәгеннән артык хәстәрләп куярга киңәш ителми. Азык-төлек кибетләре даими тәртиптә эшли һәм төп тук­лану ризыклары кимеми торган күләмдә тәэмин ителә. Сак­лау вакыты чыккан ярмалар, чикләвекләр, кипкән җиләк-җимештә корткычлар (азык күбәләге һәм башкалар) үрчергә һәм сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Кибетләрдә азык-төлекләр сатып алу

Беренче чиратта өегез­дә нинди азык-төлекләр булуы­на төгәллек кертер­гә һәм тәкъдим ителгән тәүлеклек куллану тәр­тибен исәпкә алып, исемлек төзергә кирәк.
Планлаштырган вакытта дөрес итеп туклану тәртибен үтәү мөһим.

Кибеттә сәүдә арба­сы­ның яки кәрҗиненең тоткычларын дымлы салфетка белән сөртү яки аны перчатка кигән кул белән тотып йөрү зарур.

Башта бүлмә температурасында саклана торган ашамлыкларны сайларга кирәк.

Тиз бозыла торган азык-төлекләр суыткыч киш­тәләреннән һәм катыргыч камераларыннан иң соңгы чиратта алынырга тиеш. 

Төргәкләнгән ашамлык­ларга өстенлек бирегез, аеруча да, әгәр аларны термик эшкәртүләрсез кулланырга ниятләсәгез.

Товарның төргәген дикъ­кать белән карагыз, саклану вакытына һәм ниләр кушылганлыгына игътибар итегез,  алар аллергия тәэсире бирергә мөмкин.

Кибеттәге азык-тө­лек­ләр­нең нинди шартларда саклануына һәм аларның җитештерүче тарафыннан күрсәтелгән температурага туры килгәнлегенә игътибар итү мөһим. Әгәр сату урынындагы саклану температурасы җитештерүче күрсәткәннән югары икән, аны сатып алудан баш тартуың хәерле.

Янь-янәшә куелган то­ва­рларның куелышын үтәү тәртипләре турында истә тотыгыз. Кулланылышка әзер азык-төлекләр сыр продуктлары белән бер киштәдә урнаштырылган булырга тиеш түгел, бу әзер продукциянең пычрануына китерә һәм алга таба азык белән агулануга, яки кулланучыда эчәк инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин.

Шушы ук кагыйдәләрне ашамлыкларны азык-төлек әрҗәсенә урнаштырганда һәм сумкаларга, касса янында пакетларга салганда үтәү зарур. 
 


Нет комментариев