Куелган бурычларны уңышлы үтиләр
Россия пенсия фонды Идарәсе хезмәткәрләре 22 декабрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
(Тәтеш, 22 декабрь, "Тәтеш таңнары").
Россия пенсия фонды оешуга 29 ел тула. Безнең районда РПФ Идарәсе 2001 елда оеша, аның җитәкчесе Наталья Башина була.
Хәзерге вакытта Тәтеш районы пенсия фонды идарәсенә ТРның атказанган социаль яклау хезмәткәре Ирина Большакова 2009 елдан алып җитәкчелек итә. Ул яңа вазифага килгәч максат куя – бөтен коллективның бердәмлеге белән эштә югары күрсәткечләр яуларга һәм республика дәрәҗәсендә алдынгы булырга, 7 ел дәвамында моңа ирешелә.
Пенсия фонды эшчәнлеге күп кырлы.
Тәтеш районында 1 декабрьгә 8037 пенсионер теркәлгән; иминият пенсиясе алучылар – 7407. Инвалидлык буенча пенсияне 471 кеше ала, туендыручысын югалту буенча – 186 һәм дәүләт пенсия тәэминаты – 630, шулардан социаль пенсияләр – 610.
“Тәтеш районында иминият пенсиясенең уртача күләме 12957 сум тәшкил итә, – дип аңлатма бирә РПФның район Идарәсе начальнигы. – Картлык буенча пенсия – 13707 сум”.
РПФның Тәтеш районы Идарәсендә гражданнарның 25 мең шәхси лицевой счетын кертү тормышка ашырыла.
Ана (гаилә) капиталына сертификатлар бирү мөһим функция булып тора. “Программа гамәлгә кертелгәннән алып безнең районда 1321 сертификат тапшырылды, – дип хәбәр итте Ирина Большакова. – 1143 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшырту өчен файдаланды”.
Тагын бер юнәлеш – инвалидларның федераль реестры һәм социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмати системасы алып барыла, ул пенсия фондының ташламалар һәм социаль хезмәтләр тәкъдим итүче барлык структуралар эшчәнлеген координацияли.
Районыбыздагы пенсия фонды идарәсендә 29 кеше эшли, шуларның оешмадагы 70 процентының хезмәт стажы ун елдан артык тәшкил итә. Начальник урынбасары Алексей Никоноров, белгеч Татьяна Петрова, клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Низамова оешуның беренче көненнән үк эшли.
Остазлык традициясе идарәнең корпоратив культурасының аерылгысыз өлеше булып тора. Хәзерге хезмәттәшләре өлкән буын остазларына, элек тәтешлеләргә пенсияләрне кулдан билгеләү белән шөгыльләнүче, хезмәт кенәгәләрен дә кулдан күчереп язучы кешеләргә хөрмәт белән карый. Болар – Геннадий Мамкин, Мария Симакова, Мария Демахина, Фирүзә Нагуманова, Гөлшат Хәсәнова, Маргарита Корабельщикова, Әлфия Казеева.
Сизелерлек тиз үзгәреп торган законнар хезмәткәрләрдән яңалыкларны тиз үзләштерүне таләп итә. Пенсияләргә ел саен 400дән күбрәк яңача билгеләү башкарыла, иминият пенсияләренә индексация ясала, эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан хисаплана, алар районда 1200 кеше, картларны һәм беренче төркем инвалидларны карап-тәрбияләгән өчен компенсация түләве билгеләнә. Гражданнарның теләсә нинди мөрәҗәгате игътибардан читтә калмый, белгечләр озак кичектерми җавап кайтара. Ирина Александровна әйтүенчә, кайбер сорауларны хәл итүдә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, район башкарма комитетының ярдәме бик зур, район башкарма комитеты архивы, район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга пенсияләр тапшыручылар белән үзара тыгыз элемтәдә торып эшлиләр.
Коллективның эштә үзара ярдәмләшеп хезмәт итүе район күләмендә үткәрелә торган төрле чараларда бердәмләшеп катнашуга йогынты ясый, дус команда булып республиканың РПФ бүлекләре арасында үтә торган спартакиадага баралар, анда тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны билиләр, табигатькә экскурсиягә чыгалар, гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр узалар. Коллектив районның мәдәният йорты сәхнәсендә иҗат отчеты белән чыгыш ясап, тәтешлеләрне сөендерде.
“РПФ оешуның 30 еллык юбилее алдыннан киләсе елда безнең планнар күп, – дип уртаклашты Ирина Большакова. – Киләчәктә – коллективны сакларга һәм шулай ук куелган бурычларны уңышлы башкарырга”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев