Күтәренке кәеф
Җәмгыять

Күтәренке кәеф

Көз – уңыш җыеп алу вакыты, ул кайвакыт үзенең зурлыгы һәм күплеге белән гаҗәпкә калдыра. Ә яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән тәмле бик күп ризыклар әзерләп була!

Түтәлдә өч баһадир

Шәһәрле Николай Мус­тафеевның яшелчә түтә­лендә гаять зур булып, чын баһадирлардай, өч кабак үскән. Аның күршесе Дмитрий Пирогов билгеләп үткәнчә, яшелчәләрне үлчәп булмый, чөнки бер кабакны хәтта ике кеше дә күтәрә алмый икән.

Үзегезнең гадәти булмаган уңышыгызның фотосу­рәтләрен безнең белән уртак­лашыгыз, ә без һичшиксез сурәтләрне үзебезнең газета битләрендә бастырып чыгарачакбыз. Сурәттә кеше булу мәҗбүри, гадәти булмаган яшелчә яки җиләк-җимешне үстерүченең үзе булуы ­хуплана.


Нет комментариев