Кызыксынып укыйлар
Җәмгыять

Кызыксынып укыйлар

Сөендектән Дания һәм Фәрит Фәтхулловлар икенче яртыеллыкка район газетасына ­подписка рәсмиләштергәннәр.

Ир белән хатын моннан 50 ел элек гаиләләре белән Бакудан Фәрит Фәйзи улының туган авылына күченеп кайтканнар һәм шул вакыттан ук район газетасын алдыра башлаганнар.

– Башта “Тәтеш таңнары”на язылдык, хәзер “Авангард”ны укыйбыз. Газетадан барлык яңа­лык­ларны белеп торабыз. Без икебез дә авыл хуҗалыгында эшләдек. Ирем механизатор, машина йөртүче иде, мин сыер савучы булып хезмәт куйдым, кырда чөгендер дә эшкәрттем, бернинди эштән дә баш тартмадык, – ди Дания Әнвәр кызы. – Шуңа күрәдер инде безнең өчен агросәнәгать  яңалыклары барыннан да бигрәк кызыклы. Фермаларда күпме сөт савылуын, чәчү ничек баруын, хуҗалыклар никадәр уңыш җыеп алуын карыйбыз. Үзебезнең “Р. Г. Сафиуллова” КФХ өчен сөенәбез, без шуннан лаеклы ялга чыктык. Аның кырлар һәм фермалар буенча алдынгылыкта булуы белән горурланабыз. Балалар кайткач, шулай ук газетаны укыйлар, Тәтеш районы алар өчен якын. Газета редакциясенең призлар уйнатуы турында бер генә тапкыр укымадык, ләкин никтер анда катнашырга туры килмәде. Бу юлы газетага язылган квитанцияне шәхсән үзебез китердек. Бәлки, безгә дә, башка абунәчеләр кебек, уңыш елмаер.        
 


Нет комментариев