Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәлак булучыларны хөрмәтләп

Тәтештә, Дан Мемориалы янында, дүшәмбе көнне Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды.

(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таңнары"). 1941 елның 22 июне, Бөек Ватан сугышы башланган көн – ил тарихында иң әрнүле көннәрнең берсе.  Быел митинг, пандемия белән бәйле санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, иң аз сандагы кешеләр катнашуында булды. 

“Бөек Ватан сугышы халкыбызга күп афәт һәм кайгы-хәсрәт ­китерде. Сугышның барлык мих­нәтләрен һәм газап­ла­рын үз башыннан ки­черүчеләрнең, һәлак булган һәм бирелмәгән, үзләренең нәсел дәвам­чылары хакына хәрби һәм хезмәт батырлыгы күрсәтүчеләрнең барысын да без хәтерли­без, тирән хөрмәт белән искә алабыз”, – диде Тәтеш райо­ны башлыгы Рәмис Сафиуллов. 

“Намус һәм ватанпәр­вәрлек буш урында барлыкка килми, ул тирән тамырларга ия хәтерне үз үрнәгендә күрсәтеп барлыкка килә. Ватан өчен һәлак булучыларга безнең мөнәсәбәтебез күп яктан яшь буынның Ватанны саклауга әзер­легеннән тора”, – диде районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин. 

Митинг Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев