Магнитогорскида һәлак булучылар саны ундүрткә җиткән
Җәмгыять

Магнитогорскида һәлак булучылар саны ундүрткә җиткән

Соңгы мәгълүматлар буенча, тагын 30 кешенең язмышы билгесез кала.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Магнитогорскида торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14 булган. Бу хакта ТАССка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"14, раслыйбыз", - дигән агентлык әңгәмәдәше һәлак булган кешеләр санын. Соңгы мәгълүматлар буенча, тагын 30 кешенең язмышы билгесез кала. Янәшәдәге подъездлардан да уннарча кеше чыгарылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/02/178182/


Нет комментариев