Тоншерма урта мәктәбе укучылары Александр Нагуськин, Егор Добридень һәм Вадим Майоров үзләренең сыйныфташлары өчен үрнәк булып тора.
(Тәтеш, 9 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тоншерма урта мәктәбе укучылары Александр Нагуськин, Егор Добридень һәм Вадим Майоров үзләренең сыйныфташлары өчен үрнәк булып тора.
Александр – 4нче сыйныфта, бик яхшы билгеләренә укый, Егор – җиденчедә, ә Вадим – унынчы класста. Мәктәп укучылары фән олимпиадаларында, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнаша. Аларның тартмачыгында – грамоталар һәм дипломнар күп. “Математика безгә барлык фәннәргә караганда да күбрәк ошый”, – диләр Александр белән Егор. Малайлар дәрестән тыш вакытларын спортка багышлыйлар. Алар ел саен атказанган укытучы Кубогына, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы Рәшит Габдрахмановның җиңел атлетика буенча кроссында катнаша һәм җиңүләр яулый.
Александр инде һөнәр сайлауны ниятләп куйган: ул полицейский булачак. Егор кем булырга телисең дигән сорауга, әле җавап бирергә читенсенә. Шулай да малайның уйларга вакыты җитәрлек, алда биш ел укыйсы бар.
Вадим Майоров спортны ярата. Ул – физкультура, татар теле, биология буенча район олимпиадаларында җиңүгә ирешә, мәктәпнең “Кар десанты” походларында алыштыргысыз катнаша һәм мини-футбол буенча мәктәп клубы вәкиле.
Нет комментариев