Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур уй-ниятләр чынга ашсын

Узган атнада Кече Әтрәч мәдәният йортында зурлап ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Анда авыл халкы белән бергә мәр­тәбәле кунаклар - "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казанда Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев, башкаладан кайткан шәхси эшкуар Җәмил Мәннанов, Зур Әтрәчтән Роза һәм Ислам Фәйзуллиннар, Гөлсинә һәм Гомәр Садировлар, "Болгар" фонды директоры Мөнир Вәлиев, Алабирдедән Рөстәм Гарифуллин, Кече Әтрәчнең элекке имамы Җәмил Хәйруллиннар катнашты.
Ифтар ашы авыл имамы Мөнир хәзрәт Шакировның вәгазь һәм догалар укуыннан башланып китте. Аннары һәркем үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
"Әтрәчнең күтәрелүенә бик шатланабыз. Әлеге җирлекнең кешеләре дә бик әйбәт, эшләре дә уң бара. Бирегә чакырсалар, һәрчак кайтасы килеп тора. Тиздән булачак "Әтрәч укулары"н да түземсезләнеп көтеп торабыз", - диде Ильяс хәзрәт, изге теләкләрен ирештереп.
"Кырларда матур булып игеннәр үсә. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, аларны буыннан-буынга күчәрлек итеп билгеләп үтүегез аеруча да күңелле", - диде Харис Бәдертдин улы.
"Мондый әҗер саваплы айларда авылга һәм җирлегебезгә догалар иңүе, ил-көннәр иминлегендә безгә алга таба җитешлектә яшәргә зур этәргеч бирә. Матур теләкләр һәм үтемле вәгазьләр җаныбызны, уйларыбызны чистарта, күңелләрне канатландыра", - диде әлеге мәҗлесне оештырган "Нур" ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев.
Җыелучылар тарафыннан яңгыраган һәрбер үтемле кыскача чыгышлар авыз ачу табынын тагын да күркәм итте, аңа нур һәм яктылык өстәде.
Ифтарга килүчеләр сүзләренә караганда, авылның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Талия Вафина кул астындагы мөслимәләр арасында яшьләрнең күп булуы шатлыклы кү­ренешләрнең берсе булган. Ә яшь ир-атларның ифтар ашында бер-бер артлы укыган сүрәләре, фарыз гамәлләрне үтәп яшәүләрен күрсәтүләре икеләтә шатлык өстәгән.
Рамазан аеның санаулы көннәре калып бара. Шушы изге көннәрдә игелекле гамәлләр кылган һәм кемгәдер мәрхәмәтлелек эшләргә өлгергән һәркемнең яхшылыклары кабул булып, барлык матур уй-ниятләре чынга ашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев