Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май - чәчәкле ай

Менә инде май да җитте

(Тәтеш, 18 май, “Тәтеш таңнары", Алинә Нуриева). Менә инде май да җитте. Күңелле вакыйгалар, чаралар, очрашулар, кояшның эссе нурлары белән җылыткан бәйрәм каникуллары күпчелек тәтеш­леләрнең күңелен рух күтәренкелеге белән баеткандыр дип ышанабыз. Без инде эшлекле халәткә кердек: һөнәри өлкәдә дә, яшелчә бакчаларында да икеләтә көч-кодрәт белән хезмәт куябыз.

Йолдызлар, килеп туган мәшәкатьләрне чишкәндә һәм катлаулы хәлләрдән чык­канда, әгәр кирәк булса, көчебез җитәрлек дип фаразлый. Майның икенче яртысы эш сөючеләр, төпле кешеләр өчен аеруча да уңышлы булачак, алар үз эшчәнлекләрен яхшы итеп планлаштыра белә. Кемнедер эшендә җитди күтәрелү көтә, эшкуарларның бизнеста үзенчәлек­ле һәм өметле идеяләре барлыкка киләчәк, сөйләшү һәм теләсә нинди аралашулар уңышлы булачак.

Май – туганлык җепләрен җайга салу, әти-әниләр, дуслар белән очрашыр өчен иң кулай вакыт.
Һәм тагын: ул нинди дә булса күңелле язмаларны барлар чак. Китаплар, журналлар, гәҗитләрдән сез үзегез өчен файдалы һәм кызык­лы мәгълүматны алырсыз. Сүз уңаенда, район “Тәтеш таңнары” гәҗитен яздырыр­га онытмагыз, бигрәк тә 26 майга кадәр ташламалы бәя булганда! Әбиләргә һәм бабайларга матур күчтәнәч ясагыз, хәтта алар сезнең үз туганыгыз түгел, ә бары тик күршегез генә булса да, аларга абунә кәгазе бүләк итегез. Һәм әлеге игелек сезгә һичшиксез әҗер-савап булып әйләнеп кайтачак! Моны йолдызлар да фаразлый!     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев