Менә шундый очрашу
Һәр россияле Җиңүгә үз өлешен кертергә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша.

Тәтеш кадет мәктәп-интернатының 6 нчы сыйныф укучысы Андрей Андреев үз инициативасы белән Ульяновск шәһәрендәге хәрби госпитальдә булган, анда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәүче хәрбиләр дәвалана.
– Бик җаваплы, җитди егет. Өлкән кадет дәрәҗәсендә бүлек командиры булып тора, – дип тасвирлады Андрейны аның тәрбиячесе Никита Васин. Тәртип һәм дисциплинаны саклый, лидерлык сыйфатларын күрсәтә.
Без яшь кадет белән сөйләштек һәм аны бу гамәлгә нәрсә этәргәнлеге турында белдек.
– Мин Ульяновск өлкәсенең Ишеевка шәһәрендә туып үстем. Кадет мәктәбе турында миңа апам сөйләде. Ул Тәтеш гражданнарны яклау көллиятендә укый иде. Һәм минем бик нык кадет буласым килде, шулай итеп бишенче сыйныфта минем хыялым чынга ашты. Бер тапкыр да үкенмәдем. Тырышам. Укыйм, – дип җавап бирде Андрей. – Мин киләчәктә хәрби эш белән шөгыльләнергә телим. Ватанны сакларга.
Аның сүзләренчә, госпитальдә махсус хәрби операция зонасы сугышчылары дәвалануын әтисеннән белгән.
– Әти әйтте, һәм мин яклаучыларыбызны күрергә теләдем. Акча җыя башладым. Минем туган көннәргә җыелган акчам бар иде инде. Әти-әнием дә ярдәм итте, тагын акча өстәделәр. Су, чәй, конфет сатып алдык һәм хастаханәгә киттек. Безне КПП аша керттеләр, без алдан ук килүебез турында хәбәр итеп куйган идек. Шәфкать туташы безне десантчылар ята торган хирургия бүлегенә алып барды. Бу Һава-десант гаскәрләре көне иде. Мине яхшы каршы алдылар. Мин яраланганнар белән аралаштым, аларның кайдан икәнен белдем. Алар төрле шәһәрләрдән булып чыкты, Новосибирскидан да, Новокузнецктан да сугышчылар бар иде. Җәрәхәтләр турындагы сорауларга барысы да шаяртып: “комар тешләде”, “авырып киттем...” дип җавап бирделәр. Икенче палатада биш десантчы ята иде. Берсе миномет уты астына эләккәнен әйтте. Мин батыр геройларга рәхмәт сүзләре әйттем, аларга үз теләкләремне белдердем. Алар бик тә шатланды. Барысының шунда ук да кәефләре күтәрелде. Менә шундый очрашу булды, – дип тәмамлады әңгәмәне Андрей.
фотоны Тәтеш кадет мәктәп-интернаты тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев