Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәңгегә хәтердә

Тәтештә Ленинград шәһәрен камалыштан азат итүнең 78 еллыгына багышланган митинг булды.

(Тәтеш, 27 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

– Дошман илбасарлары тарафыннан камап алынган шәһәрдә яшәүчеләр һәм аны саклаучылар безнең һәркайсыбызга тыныч күк астында яшәү, эшләү  бәхетен бүләк итәр өчен бар көчләрен куйганнар, җиңеп чыкканнар. Бу көнне без фронтта яки тылда җиңү яулаганнарга, бу вакыйгаларда катнашучыларның барысына да олы хөрмәтебезне белдерәбез, – дип мөрәҗәгать итте хәтер чарасында катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев. – Үтелгән еллар эчендә тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрде. Шулай да әлеге дәһшәтле сугышның героик һәм фаҗигале чорлары хәтердән җуелмый.
Җыелучылар алдында шулай ук районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин да чыгыш ясады. 

Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинградны саклауда катнашкан, зенит орудиесе көйләп торган Иван Николаевич Авдонинга һәм камалыштагы Ленинградта яшәгән Зинаида Харитоновна Бибинага рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр белдереп, чәчәк һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Хәтерләвегез өчен барыгызга да рәхмәт, – диде җавап буларак Иван Николаевич. 

Ачлыкны һәм бомба шартлауларын, дәһшәтле сугыш елларының михнәтләрен күрмәгән кешеләрнең әрнүдән типкән йөрәгедәй Мемориал янында метроном тавышы яңгырады. Тәтешлеләр Ватанны саклаучыларны һәм сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, обелискка гирлянда һәм Мәңгелек утка кызыл канәферләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев