Тәтештә чираттагы алдакчылык гамәле теркәлгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, аларга шәһәрдә яшәүче 1951 елгы хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Билгесез затлар агымдагы елның 6 мартыннан алып 14 мартына кадәр электрон мессенджерда башта аның Г. исемле танышы буларак шалтыратканнар. Соңыннан алар үзләрен ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар, зыян күрүчене ялгыш адымга этәргәннәр һәм үз акчасын, шулай ук заем акчасын “куркынычсыз” банк счетына күчерергә күндергәннәр. Нәтиҗәдә гариза бирүче, алдакчылар сүзенә ышанып, банкомат аша җинаятьчеләр күрсәткән банк счетларына 1 645 000 сум акчасын күчергән.
Җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев