Һәр кешенең үз туган җире бар, ул барлык кешеләр өчен дә әти-әнисе кебек якын.
(Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таннары").
– Һәр кешенең үз туган җире бар, ул барлык кешеләр өчен дә әти-әнисе кебек якын.
Минем туган авылым – Келәш. Матур табигатьле, бай тарихлы бик кунакчыл авыл ул Келәш. Бәлки, кемгәдер ул башкача күренәдер, ләкин минем өчен Келәш – барлык авыллардан да иң матурыдыр. Мин бик күп шәһәрләрдә булдым, әмма туган җиремне иң яхшысы дип саныйм. Мин үз авылымны бик яратам, ул минем күңелемә якын, ә иң мөһиме – биредә минем якыннарым һәм туганнарым яши. Күп кенә яшьтәшләрем кебек мин дә зур шәһәргә укырга китәрмен, әмма ничек кенә ерак булмасын, күңелем һәм йөрәгем белән туган җиремә тартылырмын.
Энҗе Саттарова
Нет комментариев