Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Минем туй СССРда”

Район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге безнең редакция белән берлектә шундый исем астында фотобәйге үткәрде.

Анда 10 гаилә пары кат­на­шыр­га теләк белдерде. Алар­ның туй фото­рәсемнәре "Тәтеш таңнары" сайтында урнаш­тырылган. Җиңүчеләрне дүшәмбе көнне бүләкләү булды.
34 ел бергә гомер иткән тәтешле Людмила һәм Николай Глазковлар редакция­дән тамашачы мәхәббәте призын (гәҗит сайтында тавыш бирү нәтиҗәсе буенча) алды. ЗАГС коллективы төрле номинацияләрдә җиңгән өч парны билгеләде һәм бүләкләде. Любовь һәм Сергей Протасовлар "Иң көяз" номинациясендә иң яхшылар булды, "Иң күтәренке рухлылар" титулы Мәдинә һәм Ильяс Акчуриннарга насыйп итте, Надия һәм Расих Ваһапов­лар "Иң язгы" дип танылдылар.
Һәрбер пар үзенең гаилә бәхете сере белән уртак­лашты.
"Иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итү һәм ярату, - диде Людмила Глазкова, - гаиләдә балалар булырга тиеш, ә аннары оныклар. Бу шундый шатлык!"
"Хатының белән беркай­чан да бәхәсләшмәскә кирәк. Гаилә әле тагын түземлек тә сорый", - дип өстәде аның ире.
"Бергә яши башлавыбызга 44 ел була. 6 ноябрьдә, без язылышканда яңгыр ява иде, бу яхшылыкны аңлата, - дип уртаклашты туй көне хәтирәсе белән Любовь Протасова. - Мин Сергейга бик тә рәхмәтле, ул мине бәхетле итте. Гаилә балалар белән ныклы, безнең ике кызыбыз бар".
Бәйгенең барлык җиңүче - гаиләләре тирән тәэ­сирләр алуларын билгеләп үттеләр. Безнең гәҗит сайтындагы фоторә­семнәрен күреп, аларга танышлары, дуслары шалтыраткан, бу әлеге парларга күтәренке кәеф өстәгән. Без һәркемгә дә озын бәхетле гомер телибез! Район гәҗитен яздырасыз­мы дигән соравым урын­сыз­рак булды. "Аңардан башка мөмкин түгел" дип бердәм рә­вештә яңгыраган сүзләр журналистларның йөрәгенә сары май булып ятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X