Монастырскийда яшәүче иң яхшы “автобабай” булды
Җәмгыять

Монастырскийда яшәүче иң яхшы “автобабай” булды

Тәтештә “Автобабай – 2024” машина йөртү осталыгы конкурсы булды.

Бәйгедә алты машина хуҗасы катнашты. Алар «Юл хәрәкәте кагыйдәләре белеме» этабында  юл хәрәкәте кагыйдәләрен теоретик белүгә тикшерү уздылар, ә «Автомобильне фигуралар ясап йөртү» этабында шоферлык осталыгын күрсәттеләр.   

Ике этап нәтиҗәләре буенча Монастырский авылыннан Иван Калинов беренче урынны алды, Тәтештән Җәүдәт Фәткуллин – икенче, шәһәрле Игорь Зубрилин өченче булды.  

Җиңүче Иван Калинов «Ав­тоб­абай – 2024» ­республика этабында безнең районны тәкъдим итәчәк. 

– Шоферлык осталыгы конкурсында беренче генә катнашуым түгел. Әлеге чарада катнашырга һәрчак бик шатланып ризалашам. Мин инде пенсионер, ә монда барысы да үзебезнекеләр, хез­мәттәш шоферлар белән дә аралашырга була. Мондый конкурсларны оештыручыларга афәрин, алар безгә алга таба хәрәкәт итәр өчен этәргеч ясый­лар. Республика этабын­а лаеклы чыгыш ясарга өметләнәм, – дип уртак­лашты Иван ­Иванович.    

«Автобабай» конкурсы ­Россия Эчке эшләр министр­лы­гы­ның Тәтеш районы дәү­ләт автоинспекциясе бүле­ге, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Буа бүлеге һәм Тәтеш авто­мәк­тәбе тарафыннан өлкән яшь­тәге кешеләрне халык арасында юл хәрәкәте иминлеген киң танытуда катнашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә. 


Нет комментариев