Мәсьәлә контрольдә кала
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская шушы араларда Тәтеш районында булды.
(Тәтеш, 13 июнь, "Тәтеш таңнары"). Сария Харис кызы эш сәфәре кысаларында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында райондагы оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәт хокукларын үтәү, хезмәт килешүләрен рәсмиләштерү, хезмәтне һәм архив эше производствосын саклауны үтәү мәсьәләләре буенча кадрлар хезмәтләре белгечләре белән видеоконференция уздырды. Онлайн конференциядә шулай ук архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән ТРда дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гәлләмов лекция сөйләүчеләр сыйфатында катнашты.
Сария Сабурская Рәмис Сафиуллов белән берлектә, Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча ТО начальнигы урынбасары Олег Мазюкин, төбәк операторы вәкиле, райондагы каты коммуналь калдыкларны урнаштыру өчен җаваплы Анатолий Полозов катнашында Кашка авылында яшәүчеләр белән очрашты, алар Сария Харис кызына каты коммуналь калдыклар урнаштыру мәсьәләсе буенча элегрәк мөрәҗәгать иткәннәр иде.
Исегезгә төшереп үтик, ТР Министрлар Кабинеты карары (№ 149, 13.03.2018) нигезендә, “ПЖКХ” УК республиканың Көнбатыш зонасы буенча, Тәтеш районы шуңа керә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы булып тора. Чүп-чарны җыю һәм аны юк итү буенча йөкләмәләр әлеге оешмага карый. Каты коммуналь калдыкларны ташу белән элек безнең районда районның Торак сервисы шөгыльләнә иде.
Авылларда яшәүчеләр каты коммуналь калдыкларын вакытында алып китмәү буенча килеп туган хәлгә борчылуларын белдерделәр. Район башлыгы кашкалыларны тулысынча хуплады. “Түләнгән һәрбер торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатлы һәм вакытында башкарылырга тиеш”, – диде Рәмис Хатыйп улы проблемаларны тикшергән вакытта, һәм төбәк вәкиленә каты коммуналь калдыкларны урнаштыру тәртибен яңадан карарга таләп итте.
Төпле фикерләр белдерелгән сөйләшү нәтиҗәсендә каты коммуналь калдыкларны урнаштыруның тәртибен үзгәртү турында карар кабул ителде, хезмәт күрсәтү вакытында башкарылмаганлыктан, аңа түләү бәясенә яңадан исәп-хисап ясау хакындагы мәсьәләне карап чыгу тәкъдим ителде. Сария Харис кызы болай дип билгеләп үтте: “Чүп-чарны урнаштыру тәртибе төзелгән килешү шартларына җавап бирергә тиеш. Мәсьәлә контрольдә кала”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев