Надия Ваһапова газетасы турында
Район тормышы турындагы мәгълүматларның күп өлешен нәкъ тә газетадан укып беләм.
(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтешле Надия Ваһапова 2022 елның беренче ярты еллыгына район газетасын яздырды
һәм үзенең фикерләре белән уртаклашты.
– Тумышы белән Башчы авылыннан булган ирем Расих Мостафович белән без Тәтештә 42 ел яшибез, район газетасын да төгәл шул вакыттан ук укыйбыз, – ди Надия Гаяз кызы. – Район тормышы турындагы мәгълүматларның күп өлешен нәкъ тә газетадан укып беләм. Хәзерге вакытта без лаеклы ялда. Шуңа да газета безнең өчен үзенә бер төрле ярдәмче – авылларда һәм шәһәрдә барган үзгәрешләр, вакыйгаларны белеп торырга мөмкинлек бирә. Таныш кешеләрнең фотосурәтләрен күрү һәм якташлар хакындагы язмаларны уку күңелгә хуш килә. Рәсми мәгълүматларны да җентекләп укыйбыз. Тәкъдим ителгән рецептларны игътибарга алам. Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге һәм редакция белән берлектә оештырылган “СССР вакытындагы минем туем” фотобәйгесендә безнең туй фотоларының укучылар тарафыннан билгеләп үтелүен искә төшерү үзе бер күңелле. Безне “Иң язгы рухтагы парлар” дип билгеләп үттеләр. Редакциядә бүләкләделәр. Ә газетага һәм коллективка озак еллар уңышлы эшләвен телим. Һәм күңелле хәбәрләр күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев