Наркоманиягә һәм наркоҗинаятькә  каршы бергәләп
Җәмгыять

Наркоманиягә һәм наркоҗинаятькә каршы бергәләп

Акциянең максаты – рес­публика территориясендә наркохәлне тәртипкә салу, шулай ук гражданнар һәм кешеләрнең наркоманияне, наркоҗинаятьне җәелдерүгә каршы эшләү мәсьәләләрен чишүдә дәүләт хакимиятләре, җирле үзидарәләр, хокук саклау органнарының көчен берләштерү.

(Тәтеш, 5 июнь, “Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев). Тәтеш районы территориясендә 26 майдан 27 июньгә кадәр наркотик әйберләр куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән Халык­ара көрәш көне уңаеннан “Наркотикларсыз тормыш” дигән республикакүләм наркотикларга каршы акция старт алды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге.

Акциянең максаты – рес­публика территориясендә наркохәлне тәртипкә салу, шулай ук гражданнар һәм кешеләрнең наркоманияне, наркоҗинаятьне җәелдерүгә каршы эшләү мәсьәләләрен чишүдә дәүләт хакимиятләре, җирле үзидарәләр, хокук саклау органнарының көчен берләштерү.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында кайбер чаралар, шул исәптән гражданнар күмәк була торган урыннарны тикшерү буенча профилактик рейдлар, кешеләр белән очрашулар уздыру, ышаныч телефоннары хезмәтен оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше булдыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт тудыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр уздыра.

Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Тәтеш райо­ны бүлеге кешеләрне наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәштә үзләреннән өлеш кертергә һәм “Наркотикларсыз тормыш” операциясендә катнашырга чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында гражданнар 02, шулай ук Тәтеш шәһәре полиция бүлегенең кизү частенә 2-87-28 телефоннары буенча хәбәр итә ала. Алынган мәгълүматлар кичекмәстән тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата закон тарафыннан каралган чаралар кулланылачак.   
 


Нет комментариев