Нигә газетаны таратмыйлар, сорый тәтешләр
Соңгы атналарда шәһәр кешеләре безгә: “Нигә район газетасын китермиләр икән?” – дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итә башладылар.

Шәһәр яны, Горький, Юбилей, Демина һәм башка урамнарда яшәүчеләр шалтыраттылар. Тәтешлеләрнең кайберләре хәтта газетаны почта бүлегеннән үзләре барып алганнар. Ләкин алар бит өйгә китереп бирер өчен акча түләгәннәр һәм сыйфатлы почта хезмәте күрсәтелергә тиеш.
Почта бүлеге начальнигы Валентина Макаркина хәбәр итүенчә, шәһәрдәге кайбер участокларда почтальоннар булмау – вакытлыча күренеш. Сәбәп шунда, почта хезмәткәрләре билгеләнгән тәртип буенча ялга китәләр, ә аларны алмаштырып торырга кеше юк.
– Дөрес, бер участокта почтальон вакансиясе бар. Участокка хезмәт күрсәтелә, әмма, ни аяныч, район газетасын килгән көнендә үк һәрвакыт таратып чыгып булмый, – дип билгеләп үтте Валентина Макаркина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев