Өч яклы килешү имзаланды
Җәмгыять

Өч яклы килешү имзаланды

Татарстанда быел “Игелекле төбәк – Игелек җире” ­республика конкурсы узды, һәм Тәтеш районының иреклеләр оешмасы да бәйгедә җиңүчеләр ­составына керде.

(Тәтеш, 29 август, “Тәтеш таңнары”). Тәтешлеләрнең “ТР иреклеләр мәгълүмати-ре­­сурс үзәге” АКБО вә­кил­ләре белән очрашуы “Барс” спорт-сәламәт­ләндерү комплексы базасында булды.  

– Безнең эшчәнлек зурая, без яшьләрне җәлеп итәбез, – диде район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре бү­леге начальнигы урынбасары Ксения Әхтәмова. – Яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бүлеп бирәбез, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге акцияләр­дә катнашабыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә шефлык ярдәме күрсәтәбез, күмәк, спорт чараларында волонтерлык эшләре алып барабыз. Бүгенге эшебезнең төп бурычы – иреклеләр үзәге булдыру.

ТР иреклеләр мәгъ­лү­мати-ресурс үзәгенең баш­карма директоры урынбасары Әдилә Хәсәншина, теләсә нинди эштә дә иң мөһиме – ул кеше, һәм оештыруның төп асылы – волонтерлар өчен һәм волонтерлар үзәгендә эшләр өчен уңайлы шартлар булдыру, дип ассызыклады.

Чара ахырында “ТР иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге” АКБО, Тәтеш районы башкарма комитеты һәм районның муниципаль ­волонтерлык хәрәкәте вәкилләре Әди­лә Хәсәншина, ­район башкарма комитеты җи­­тәкчесенең социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Наталья Николаева, Ксения Әхтәмова өч яклы хезмәттәшлек турындагы Килешүгә үз имзаларын куйдылар.
Тәтешлеләргә бүләк итеп ун волонтерлык жиле­ты тапшырылды.    
 


Нет комментариев