Олы Тархан авылында бәйрәм – татар чыршысы булып узды
Җәмгыять

Олы Тархан авылында бәйрәм – татар чыршысы булып узды

Районыбызның Олы Тархан авылындагы “Түгәрәк күмәч” балалар бакчасында үзенчәлекле бәйрәм – татар чыршысы булып узды. Чыршы бәйрәмендә сабыйлар белән бергә тәрбиячеләр дә, бәйрәмгә кунакка килгән өлкәннәр дә, хәтта авыл һәм район “Ак калфаклары” да күңел ачты.

(Тәтеш, 26 декабрь, "Тәтеш таңнары").  
 “Кыш бабай һәм Кары кызыннан барыбыз да ниндидер тылсым көтәбез, әлбәттә. Аларның яңа ел якынлашуын хәбәр итеп, бәйрәмгә килүләре үзе генә дә могҗизага тиң. Әле тагын Тәтештән килгән “Ак калфак” оешмасы вәкилләренең Рима Сафиуллова исеменнән җылы теләкләр җиткерүе һәм бүләкләр белән сөендерүе, әти-әниләрнең дә күчтәнәчләр алып килүе икеләтә шатлык өстәде. Ә балалар бигрәк тә сәләтле. Җырладылар, биеделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Шулхәтле күңелле булды”, – диделәр чыршы бәйрәмендә катнашкан тарханлылар. 


Нет комментариев