Җәмгыять

Олы Тархан мәктәбендә матур вакыйга

“Профессионалларның һәр очрашуы матур вакыйгага әйләнергә тиеш”, – дип саный Олы Тархан урта мәктәбе коллективы, анда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды.

(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). 

 Укытучылар мәктәп бусагасын атлап кергәч, гүзәллек дөньясына чумдылар. Комган белән кулларны юу һәм аларны чигелгән сөлгеләргә сөртү милли йолаларның бер күренеше булды. Хуҗаларның кунакчыллыгы коймак белән “Дуслык чәе” табыны артында да сизелде.   

Семинарны ачу актлар залында булды. Мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан укыту­чыларның исемнәре әй­теп үтелде. Расих Интал улы, аларның балаларны тәрбияләүгә керткән өлешләрен ассызыклап, ТРның атказанган укытучысы Рушания Шакированы билгеләп үтте, ул аның хакында брошюра язган. Бу басманы ул кунакларга бүләк итте.   

Мәктәпнең яшь артистлары тамашачыларны җыр­­­лар һәм биюләр белән сөендерде. Спектакльдән өзек күрсәткән мәктәп теат­ры чыгышы да күңелдә уелып калды. Ә инде мода театрындагы модельләрнең татар киемнәрен күрсәтүләре ихлас гаҗәпләнү һәм соклану хисләре уятты. Мондый күркәм һәм бай эчтәлекле очрашудан соң укытучылар дәресләрдә булдылар.  
Иҗади семинарны мас­тер-класслар, түгәрәк өстәл төгәлләде. Кунаклар мәктәп коллективына рәхмәт бел­дер­деләр, күргәннәрдән һәм ишет­кәннәрдән сок­лану хисләре кичерүләрен яшермәделәр.

– Семинар мәктәп кол­лективының иҗадилыгын күрсәтте. Ул зональ һәм республика семинарлары дәрәҗәсендә булды, – дип билгеләп үттеләр ­чарада катнашучылар. 
 


Нет комментариев