Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОСАГО өчен индивидуаль тарифлар билгеләнергә мөмкин

Хәзер ОСАГО полисы бәясен санаганда, двигательнең егәрлеге һәм автомобильне территориаль куллану коэффициентлары исәпкә алынмаячак.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). ОСАГО реформасының яңа этабы башлана. Әгәр автомобильченең машина йөртү стиле аның авариягә юлыгу шанслары минималь икәнлеген күрсәтсә, иминиятләштерүченең ОСАГО өчен түбән тариф билгеләү мөмкинлеге туачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Хәзер ОСАГО полисы бәясен санаганда, двигательнең егәрлеге һәм автомобильне территориаль куллану коэффициентлары исәпкә алынмаячак. Аларны кагыйдә бозулар коэффициенты алыштырачак.

Хөкүмәт Дәүләт Думасына ОСАГО турындагы законга төзәтмәләр кертүгә бәйле шул хактагы проект тапшырган. Әлеге проект 2020 елның 1 гыйнварыннан - территориаль коэффициент, ә 2020 елның 1 октябреннән егәрлек коэффициентын гамәлдән чыгаруны күздә тота. Алар урынына эзлекле рәвештә автомобильчеләрнең машина йөртү стилен һәм автомобиль хуҗаларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни рәвешле үтәвен исәпкә алучы коэффициентлар кертеләчәк.

Бер ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә тапкыр тупас бозган өчен югары коэффициентлар кертергә тәкъдим ителә. Биредә светофорның кызыл утына чыгу, тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан да арттыру, каршы як полосага чыгу, машина белән исерек хәлдә идарә итү кебек кагыйдә бозулар хакында сүз бара.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/18/190006/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев