Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өй туе үткәрергә була

Тәтеш районы хакимия­тенең утырышлар залында киле­шүләргә – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре белән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасында торак бина наймы шартнамәләре имзаланды.

(Тәтеш, 31 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Документка кул куелган мизгелдән 4 яшь тәтешленең хәзер гаиләләре белән яшәячәк үз фатирлары барлыкка килде. Социаль ипотеканың респуб­лика программасы буенча төзелгән йорт Тәтешнең Вера Фигнер урамында урнашкан. Яңа төзелешнең мәйданы – 128,3 квадрат метр, фатирларның мәйданы – 32 квадрат метрдан бераз артыграк. Барлык фатирлар да чиста итеп ясалган һәм яшәр өчен кирәкле барлык җиһазлар: газ плитәсе, сантехника, янгын хәбәриткеч датчигы, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, шулай ук ике контурлы аерым җылытулы җайланма белән файдалануга тапшырылды.

Өй туе – һәр кеше өчен шатлык­лы вакыйга.
– Без үз торагыбыз турында хыялланган идек. Бирегә күчәчәк көнне түземсезләнеп көтәбез, – дип уртаклаша ике бала анасы, 22 яшьлек ­Анастасия Туганова. – Бик шатбыз, сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Миңа монда барысы да ошый. Өстәвенә янәшәдә, Людоговкада, мин әби янында еш була идем. Фатирда тәрәзәләр зур, бүлмәләр якты, ишегалды бар, чүкеп ясалган капкалар куелган. Яшелчә бакчасы зур булачак, ә тәрәзә каршына мин розалар утыртырга телим – чәчәкләрне бик яратам. Күршеләребезнең барысы да яшьләр булачак, дус булып яшәрбез, дип өметләнәм. 
– Барысыннан да канәгать, – дип үз фикерен белдерде Рәсим Рәхмәтуллин. – Минем өч балам: улым һәм ике кызым бар. Аларга шулай ук биредә яхшы булачак. Хәзер безнең үз торагыбыз бар, ә бу инде иртәгәсе көнгә ышаныч өсти.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев