Сәүдә-күңел ачу комплексының бер бүлмәсендә гадәттән тыш хәл булу турында хәбәр ителгән.
(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Казанда "Парк Хаус" ка килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү турында видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.
Кадрларда сәүдә-күңел ачу комплексыннан күпсанлы кешеләрнең чыгуы күренә. Кемдер гадәттән тыш хәл урыныннан шунда ук машинасына утырып китеп барган, кемдер эвакуация беткәнен көтәргә калган.
Каты тавышлы элемтә буенча сәүдә-күңел ачу комплексының бер бүлмәсендә гадәттән тыш хәл булу турында хәбәр ителгән.
Кешеләрне эвакуацияләү чираттагы өйрәнүләрме яки чыннан да, "Парк Хаус" та нәрсәдер булганмы - билгесез.
Нет комментариев