Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Педучилище болдырына җыела идек”

Газетаның үткән санында бастырылган Тәтеш педагогларының сурәтен күпләр танып белде.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының алыштыргысыз сәркатибе Зөһрә Какунина район газетасының яңа санындагы яңалыклар белән беренчеләрдән булып таныша. Аның әйтүенчә, ул газетаны алгач ук үткән еллардагы фотоны эзли икән. Зөһрә Искәндәр кызы фотода кемнәр сурәтләнүен, хатын-кызлардан тыш, барысын да исемнәре белән санап чыкты:

– Сулдан уңга басып торалар: Газеев Юрий Борисович, хатын-кызны белмим, аннары – Солдаткин Геннадий Иванович, Васильев Николай Михайлович, Горбушев  Василий Алексеевич, артта – Долгов Александр Константинович. 

Шәһәрле Светлана Камфарова һәм Валентина Драгунова да шалтыратып, Горбушев физика һәм математика укытты, аның хатыны Надежда Федоровна – башта шәһәрдәге 1 нче мәктәптә  математика укытучысы, ә аннары озак еллар, 1986 елга кадәр – педучилищеда математика укытучысы булып эшләде, дип өстәделәр. 

Роза Чахирева  һәм Владимир Фролагин да фотосурәт турында үз хатирәләрен сөйләделәр. Роза Чахирева хатын-кызны – пионерлар йортыннан музыкант Галина Фунтова дигән фаразын җиткерде. 

– Саша Долговны бик тиз таныдым, ул һәрчак шат күңелле, бәйрәмнәрдә барысын да рухландырып җибәрә иде. Хәзер инде “Барс” спорт комплексында икенче ел “Сәламәтлек” клубы алып баруына сөенәбез, – диде Роза Рәхим кызы.

– Чыннан да, педучилище болдырына җыела идек, – диде Владимир Александрович, фотосурәтнең педучилищеның район мәдәният йорты ягына таба чыгу юлында һәм район укытучыларының август киңәшмәсеннән соң төшерелгәнлеген әйтеп.

Богдашкинодан Владимир Тайманов та бу фаразны хуплады. Педагогика хезмәте ветераны барысына да төгәллек кертү ниятеннән берничә тапкыр шалтыратты:   

– ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Геннадий Иванович Солдаткин тумышы белән безнең авылдан. Педагогика училищесында 1971 елдан физик тәрбия укытучысы булып эшли башлады. Газеев та шулай ук физкультура укытучысы, аның хатыны Галина Вениаминовна шәһәрдәге 1 нче урта мәктәптә математика укытты. Василий Горбушев педучилищеда 36 ел хезмәт куйды һәм шуның 22 елын директорның укыту бүлеге буенча урынбасары вазифасында. Долговның ул вакытта мәктәптә эшләгәнме икәнлеген хәтерләмим, ләкин Тәтештәге РОНОның фильмотекасына җитәкчелек итүен төгәл беләм. Фотосурәт кызыксыну уята. Мәктәп укытучылары һәм пед­училище педагоглары ничек бергә фотога төшкәннәр икән? Бу көнне педагогларның август конференция­се узгандыр дип уйлыйм. Чәчәкләр һәм бүләкләр белән басып торалар. Димәк, аларны бүләкләгәннәр. Хатын-кыз мәгариф министрлыгы вәкиле булырга мөмкин. Николай Михайлович белән Юрий Борисовичны пенсиягә озатканнардыр, мөгаен. РСФСРның атказаган мәктәп укытучысы Николай Васильев 1968 елдан педагогика училищесы директоры булып эшләде. Аңа 1984 елның маенда 60 яшь тулды. Фотосурәт шул елны төшерелгән булуы ихтимал.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев