Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия фонды волонтерлары татарстанлыларга электрон сервисларны өйрәнергә ярдәм итә

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары пенсионерларны социаль түләүләрне карарга, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү өчен гариза бирергә, билгеләнгән пенсия турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләрне өйдән чыгып тормыйча гына башкарырга өйрәтәчәкләр.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Пенсия фонды волонтерлары агымдагы елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр “Электрон хезмәтләрне бергәләп өйрәнәбез” дигән акция үткәрә. Акция кысаларында өлкәннәргә Дәүләт хезмәтләре бердәм порталының электрон сервисларын өйрәнергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары пенсионерларны социаль түләүләрне карарга, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү өчен гариза бирергә, билгеләнгән пенсия турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләрне өйдән чыгып тормыйча гына башкарырга өйрәтәчәкләр. Болардан тыш булачак пенсионрларга шәхси лицевой счетның торышы белән танышу, пенсия алды категориясен раслаучы белешмә алу күнекмәләре дә өйрәтеләчәк. Программада Ана капиталыннан файдалану өчен гариза бирергә өйрәтү дә каралган.

Пенсия фонды волонтерлары өлкәннәр белән клиентлар хезмәтләренең кабул итү залларына урнаштырылган компьютерларда шөгыльләнәчәк. Акция Республика Пенсия фондының барлык идарәләрендә дә үткәрелә. Нинди максат белән киләчәгегезне ачыклап, эш графигы кысаларында үзегезгә уңайлы вакытны сайлый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев