Планлы җыештыру булган
Җәмгыять

Планлы җыештыру булган

Тәтештә Көньяк микрорайондагы зират территориясендә шәһәр башкарма комитеты тарафыннан оештырылган планлы җыештыру булды.

(Тәтеш, 29 август, “Тәтеш таңнары”). Анда район башкарма комитетының мәгариф бүлеге, урманчылык һәм “Тәтеш” МПП” МУП хез­мәткәрләре катнашты. 

– Мондый чараларны без җәй азагында, кышка керер алдыннан, һәм язын үткәрәбез, – диде шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Алексей Никоноров. – Кайсы урыннардагы агачларны җыештырып алырга кирәклеге зиратны карап торучы белән алдан ук сөйләшенеп куелды. Өмәдә 15 кеше эшләде. Ир-егетләр ауган, корыган агачларны кистеләр, чыбык-чабыкларны җыйдылар.  

Без әлеге урында булдык һәм киселгән кәүсәләрнең кайда урнаштырылачагы белән кызыксындык. Агачлар әрәмгә китмәячәк, алар мичкә ягу өчен  мохтаҗ гражданнарга бүлеп биреләчәк икән. Өмә нәтиҗәләре буенча 10 кубометр утын төяп чыгарылган. Зират территориясен җыештыруда хезмәт куйган ир-егетләр әлеге игелекле гамәлдә бик теләп катнашулары турында уртаклаштылар. 


благоустройство

Нет комментариев