Прокуратурада коррупциягә каршы балалар бәйгесенә йомгак ясадылар
Прокуратура хезмәтендә, бүгенге көндә, элеккеге кебек, иң мөһиме – аның хокук саклау вазифасы.
(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре тәтешлеләрнең үсеп килүче буыны белән эшләүгә дә игътибар бүлеп бирә. Алар белем бирү учреждениеләренә баралар, анда укучылар белән лекцияләр, әңгәмәләр уздыралар. Тәтеш районы прокуратурасы тарафыннан һәм коррупция белән Халыкара көрәш көне уңаеннан игълан ителгән “Без ришвәткә каршы” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе нәтиҗәләре буенча мәктәп укучыларын Яңа ел алдыннан тантаналы бүләкләү булды.
“Ришвәт безгә тиешенчә яшәргә, алга барырга, үсеш алырга комачаулый. Сез үзегезнең рәсемнәрдә әлеге куркыныч социаль күренешкә карата тискәре карашыгызны белдерә алдыгыз, – дип мөрәҗәгать итте укучыларга Тәтеш районы прокуроры Илдар Гайнуллин. – Бәйге ике яшь категориясендә – 8-9нчы сыйныфлар һәм 10-11нче сыйныфларда үткәрелде. Конкурста барлыгы 21 кеше катнашты. Безгә иң яхшы эшләрне сайлап алу читен булды, барысы да тырышканнар. Бирелгән тематика буенча бәйгегә җибәрелгән эшләр күбрәк булыр, бу бәйге алга таба да матур гадәткә әйләнер дип өметләнәм”. Илдар Гомәр улы җиңүчеләргә диплом, китап, бүләк сертификаты тапшырды һәм барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, укуларында һәм спортта уңышлар теләде. Киртәле урта мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Ксения Родионова болай дип уртаклашты: “Коррупция – ул яманлык икәнлеген мин яхшы аңлыйм. Әгәр минем рәсем коррупция белән көрәшүдә ярдәм итә икән, димәк, юкка тырышмаганмын дигән сүз”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев