Районыбызда әҗәтләр буенча “рекорд куючылар” бар
Тәтеш районының суд приставлары бүлеге хезмәткәрләренең башкару эшендә ел башыннан дүрт меңгә якын башкарма производство булган.
(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова).
Районның суд приставлары бүлеге начальнигы Андрей Наумов бурычлылар белән нинди эшләр үткәрелүе, суд приставларына ничек итеп кабул итүгә эләгү һәм бурычларны каплау турында сөйләде.
– Андрей Владимирович, агымдагы елда никадәр акча түләттерелде?
Ел башыннан башкару эшендә 3987 башкарма производство бар иде, 496сы, 12 миллион сумга якыны төгәлләнде. Шулардан 1,5 миллион сумга якыны балигълык яшенә җитмәүчеләр файдасына (алиментлар буенча) алынды. Әмма башкарма производстволар категориясе төрлечә, бары тик алиментлар гына түгел, болар салым әҗәтләрен дә, ЮХИДИ штрафларын да түләттерү. Салым түләүләре буенча ел башыннан 500 мең сумнан артык 35 башкарма производство тәмамланды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылардан 20 мең сум түләттерелде.
Районда “рекорд куючылар” да бар. Ир-ат 192 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, аның штраф суммасы 246 мең сумны тәшкил итте. Ир-атка бурычын түләргә кисәтүләр дә, чикләү чаралары да йогынты ясамады. Служба хезмәткәрләре хокук бозучыны административ җаваплылыкка 20 тапкырлап җәлеп итте. Нәтиҗәдә суд аңа 7 тәүлеккә кулга алу төрендә җәза билгеләде.
– Бурычлылар белән нинди эшләр алып барыла?
Суд приставлары тарафыннан әҗәтлеләргә карата гамәлдәге законда билгеләнгән киң күләмле чаралар кулланыла: арест һәм бурычын түләтү хисабына шәхси милкен алу, банк счетларына арест салу, хезмәт хакыннан акчасын тотып калу, күчемсез милекне теркәүне тыю, Россия чигеннән чыгу хокукын чикләү, махсус хокукны (транспорт йөртү хокукыннан) файдалануны чикләү, административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итү.
Быел приставлар тарафыннан РФ чикләреннән чыгу хокукын чикләү турында 484 карар чыгарылды. Отпусклар сезоны башланганчы үзләренең һәм туганнарының бурычлары бармы икәнлеген тикшерергә һәм әгәр әҗәтләре булса, түләргә кирәклеген катгый рәвештә киңәш итәм.
Милеккә арест салу – нәтиҗәле чара. Мисалга, Тәтештә яшәүче берәү 20 мең сум салым бурычын түләргә теләмәгәне өчен чак кына йортыннан мәхрүм калмады. Мөлкәтенә арест салгач ук, бурычын каплау өчен аның бик тиз арада кирәкле барлык суммасы да табылды. Моннан тыш, 2000 сум башкарма җыемны да түләргә туры килде. Түләгәннән соң, суд приставлары барлык чикләүләрне гамәлдән чыгардылар.
Райондагы өч кешенең автомобиленә арест салынды. Шуларның берсе, җәяүлегә калгачтын ук, 30 мең сум күләмендәге бурычын 6 көн дәвамында каплады. Агымдагы елның беренче кварталында 227 автомобильгә һәм 71 күчемсез милек объектына теркәү гамәлләрен тыю турында карар чыгарылды.
– Бурычлыга әҗәтен түләргә никадәрле вакыт бирелә? Әгәр бурычы түләнелми икән, бу очракта нәрсә булачак?
Ирекле рәвештә түләү вакыты биш көнне тәшкил итә. Әгәр бурычлы әҗәтен капламаса, ул чакта башкарма җыем, үзенә бер төрле штраф санкциясе исәпләнә. Аның үзенчәлеге чама белән шундый ук, административ штраф кебек. Физик затларга карата бу җыем түләттерелергә тиешле суммадан 7 процентны тәшкил итә, ләкин бер мең сумнан да ким түгел. Юридик затларга да шул ук 7 процент, ләкин 10 мең сумнан да ким түгел. Әгәр бәхәс милеккә кагылышлы булмаса, ул чакта юридик затка карата җыем суммасы 50 мең сум, физик затларга – 10 мең сум.
– Суд приставына һәм бүлек начальнигына кабул итүгә ничек эләгергә?
– Кабул итүгә дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинеты аркылы яки ТР суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе сайтында гариза бирү рәвешендә язылырга мөмкин. Әгәр дә онлайн язылып булмаса, кабул итүгә тере чират тәртибендә керә алалар. Кабул итү тәртибе: сишәмбе көнне сәгать 9дан 13 сәгатькә кадәр һәм пәнҗешәмбе көнне 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. Ләкин билгеләп үтәм, районда яшәүчеләр теләсә кайсы эш көнендә дежур хезмәткәрдән консультация ала алалар.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
ФОТОНЫ РАЙОННЫҢ СУД ПРИСТАВЛАРЫ БҮЛЕГЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев