Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәмис Сафиуллов ­­Тәт­еш районы мөселманнарын бәйрәм белән ­котлый

6 июнь – Корбан бәйрәме.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ­­Тәт­еш районы мөселманнарын бәйрәм белән ­котлый:

– Бу көн тирән рухи мәгънәгә ия, иманны ныгыту, әхлакый яктан чистарыну һәм үз-үзеңне камилләштерү, дөньядагы барлык мөселманнар белән берләшү шатлыгы бүләк итә, тирә-юньдәгеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга игътибарлылык, кайгыртучанлык күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Безнең республикада, шул исәптән районда да, төрле дин вәкилләре дус һәм тату яши. Киләчәктә дә без тыныч хезмәттәшлек рухын сакларбыз, районыбыз мөселманнары хәйрия эшчәнлеге аша тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертерләр дип ышанам. Корбан бәйрәме безгә көч һәм дәрт өстәсен, игелекле эшләргә этәргеч булсын, һәр йортка, һәр гаиләгә сөенеч һәм өмет китерсен! Сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев