Район кырларында
Районыбызда көзге игеннәрне, шикәр чөгендерен, борчакны чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм чирләрдән саклау буенча эшләр дәвам итә.
(Тәтеш, 4 июнь, "Тәтеш таңнары"). Районыбызда көзге игеннәрне, шикәр чөгендерен, борчакны чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм чирләрдән саклау буенча эшләр дәвам итә.
1 июньгә 71,1 мең гектар эшкәртелгән, корткычлардан – 18,1 мең гектар, чирләрдән – 13,5 мең гектар, чүп үләннәреннән – 39,5 мең гектар.
Сиптерү өчен – 40 сиптергеч, шул исәптән 10 үзйөрешле техника эшкә җигелгән; яңа технологияләр – стационар эретмә узеллары кертелгән.
Үсемлекләрнең туклыклы матдәләр белән үзләштерүен көчәйтү өчен яфраклы өстәмә азык – 13,5 мең гектарда, тамырлар 11,2 мең гектарда өстәмә тукландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев