Республикада синоптиклары көчле җил хакында кисәтә
Татарстанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
(Тәтеш, 5 май, "Тәтеш таңнары"). Иртәгә, 6 майда, көндезге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан көчле җил исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Синоптиклар тараткан һава шартларының начараюы хакындагы кисәтүдә искәртелгәнчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев