Республикада кинотеатрлар 15 июльдә ачылмаячак
Татарстандагы кинозаллар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына эшли башлый.
(Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары"). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә аңлатуларынча, Татарстанда кинозаллар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачыла, — диде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
«Өченче этапка ирешкәч тә, ачачакбыз. 15 июль — юк әле», — дип аңлатты ул.
Элегрәк РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Россиядә кинотеатрларның 15 июльдән эшли башлаячагын әйткән иде.
Премьераларны барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп: социаль дистанцияне саклап, тамашачылар һәм персоналның перчаткалары һәм битлекләре булган очракта карап булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев