Республикада мунча һәм сауналарга үз эшләрен яңадан башларга рөхсәт иттеләр
5 июньнән республикада коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарыла.
(Тәтеш, 5 июнь, "Тәтеш таңнары"). 5 июньнән Татарстанда мунча һәм сауналар үз эшләрен яңадан башлап җибәрәчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган. Аны ИА Татар-информ» хәбәр итә.
«5 пунктында «г» подпункты үз көчен югалткан дип табырга», - диелә карарда. Аның нигезендә 28 марттан санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр мунча һәм сауналар эше тыелган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев