Республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр һәм җепшек кар яву ихтимал
Җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитүе ихтимал.
(Тәтеш, 24 апрель, “Тәтеш таңнары”). 25 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр яву да ихтимал.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көньяк-көнчыгыштан искән җил көньяк-көнбатышка күчә, талгын. Төнлә җилнең тизлеге урыны белән секундына – 15-17, иртән һәм көндез 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+7, көндез максималь температура +7..+12 градус.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-04-2021/tatarstanny-kayber-rayonnarynda-yashenle-ya-gyr-m-epshek-kar-yavu-ihtimal-5821039
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев