Ришвәтчелеккә каршы эшләү Тәтеш рай­оны прокуратурасы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора
Җәмгыять

Ришвәтчелеккә каршы эшләү Тәтеш рай­оны прокуратурасы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора

Бүген - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

Коррупциягә каршы һәм ­коррупцион хокук ­бозуларны кисәтү буенча Тәтеш районы прокуратурасы тарафыннан үт­кәрелә торган эш­ләр турында безгә прокурор урынбасары Александр Гаюн сөйләде.

– Александр Андреевич, ришвәтчелек эше нәрсәләрне күз уңында тота?

– “Коррупциягә каршы эш турында”гы Федераль закон (№ 273-ФЗ, 25.12.2008 елдан) нигезендә, ришвәтчелек хезмәт урыныннан явызларча файдалануны, ришвәт бирүне, ришвәт алуны, вәкаләтләрдән явызларча файдалануны, коммерция сатып алу яисә физик затның җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, акча, кыйммәтле әйберләр, башка мөлкәт яисә милек рәвешендәге хезмәтләрдән файдалануны, үзләре яисә өченче затлар өчен табыш алу максатларында үзенең вазифаи хәлен законсыз файдалануны, физик затлар тарафыннан билгеле бер затка законсыз рәвештә шундый төрдәге табыш бирүне күз уңында тота. Россия Федерациясенең җинаять Кодексында ришвәтчелек җинаятьләре кылган, шул исәптән ришвәт, ришвәт биргән, ришвәтчелектә хезмәттәшлек иткән өчен, шулай ук РФ административ хокук бозулар турындагы Кодекста җаваплылык каралган.

– Безнең районда ришвәтчелек белән көрәшү буенча нинди эшләр алып барыла?

– Ришвәтчелеккә каршы эшләү Тәтеш рай­оны прокуратурасы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Агымдагы елда район прокуратурасы тарафыннан муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге төрле идарәләр җитәкчеләренә ришвәтчелеккә каршы эшләү турындагы кануннарны бозуларны бетерү турында 13 гариза кертелде. Гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча 10 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка җәлеп ителде.

Моннан тыш, район прокуратурасы ­хокукый актларга һәм аларның проектларына ришвәтчелеккә каршы экспертиза, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең ришвәтчелеккә каршы үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәвен тикшерү буенча эшләр, шулай ук башка чаралар үткәрә. Агымдагы елда ришвәтчелек күренешләре булган хокукый актлар нормативына 2 тискәре бәяләмә җибәрелде.

2023 елның узган вакыты эчендә Тәтеш рай­оны суды ришвәтчелек юнәлешендәге 3 җинаять эшен карады, шуның 1се ЮХИДИ хезмәткәренә 10 мең сумнан күбрәк ришвәт бирергә омтылу факты буенча, шулай ук 2 җинаять эше вази­фаи затларга карата акча үзләштерү фактлары буенча. Әлеге җинаять эшләрен карау нәти­җәләре буенча, хөкем ителүчеләргә шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнде.

Искә төшерәм, РФ Генераль прокура­тура­сының рәсми сайтындагы “коррупциягә каршы эш” битендә ришвәт фактлары турында гражданнарның хәбәрләре кабул ителә, моның белән беррәттән безгә, район прокуратурасына да 2-83-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә, шулай ук шәхси кабул итү кысаларында килергә мөмкин.


Нет комментариев