Рәмис Сафиуллов: Антыгызга һәм куркынычлылык белән бәйле булган хезмәт бурычыгызга тугры, җаваплы булганыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм
10 ноябрь – Хокук саклау органнары хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 10 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). “Сез районыбызда яшәүчеләрнең һәм кунакларның көн саен иминлеген тәэмин итәсез, хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнәсез, хокук тәртибен һәм законны саклауда беренчелектә булып,
җинаятьләргә чик куясыз һәм аларны ачасыз. Антыгызга һәм куркынычлылык белән бәйле булган хезмәт бурычыгызга тугры, җаваплы булганыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Яшь хезмәткәрләргә рухи юнәлеш биргән һәм үрнәк булган эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт. Барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, бәхет, җиңел булмаган, әмма мактаулы хезмәтләрендә уңышлар телим”, – диде Тәтеш районы
башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләренә һәм ветераннарына әйтелгән бәйрәм мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев