Быел көзен тагын озын ял көннәре 2-4 ноябрьдә була.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр өчен агымдагы эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Бу чәршәмбе, 12 июнь, Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала, дип искәрттеләр ведомствода. Бәйрәм алдыннан – 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
Россиялеләрне быел көзен тагын бер чираттагы озын ял көннәре (2-4 ноябрь) көтә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187800/
Нет комментариев