Тәтештә һәм район авылларында ел саен үткәрелә торган халык бәйрәме – язгы кыр эшләре тәмамлануын белдергән Сабан туен билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары"). Тәтештә һәм район авылларында ел саен үткәрелә торган халык бәйрәме – язгы кыр эшләре тәмамлануын белдергән Сабан туен билгеләп үттеләр.
Район Сабан туе шәһәрнең Көньяк өлешендә, урман янәшәсендәге киң мәйданда узды. Татар, рус, мордва, чуаш ихаталары итеп ясалган өйләрдә районыбыз территориясендә яшәүче әлеге халыкларның йолалары һәм аш-сулары киң итеп тәкъдим ителде.
“Тәтешлеләрне бәйрәм, ә агросәнәгать комплексы эшчәннәрен язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм. Бүген без нәтиҗә ясыйбыз һәм булачак уңышка фидакарь хезмәтләре белән нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез”, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Тантаналы өлеш авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында, аларның уңган эшчәннәрен хөрмәтләүдән башланып китте, ә аннары тамашачылар бәйрәм тарихы турындагы үзенчәлекле театральләштерелгән кереш бүлекне карап хозурланды.
“Матур Сабан туе яшькә һәм милли йолаларга бәйле булмаганча, һәркемне бер мәйданга җыя. Тәтеш районының авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү буенча алдынгы урынны биләп торуы сөендерә”, – диде “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. Ул шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
“Сабан туе татар, башкорт халыклары бәйрәме буларак барлыкка килгән үзенең тамырлары белән ерак тарихка алып китә һәм республикабыз территориясендә яшәгән һәркем өчен бүгенге көндә уртак бәйрәмгә әверелде”, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.
Тантанада шулай ук Иваново шәһәре хакимияте вәкилләре, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, агробизнес кадрларын яңадан әзерләү Татар институты ректоры Николай Якушкин, ТР Диния нәзарәте вәкиле Ильяс Җиһаншин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Сабан туен бәйрәм итү кысаларында уен мәйданчыклары, сәүдә рәтләре эшләде, тамашачылар алдында иҗат коллективлары чыгыш ясады. Балалар һәм өлкәннәр капчык киеп һәм көянтәгә сулы чиләк асып йөгерделәр, аркан тартыштылар, капчык сугышта катнаштылар, чүлмәк ваттылар...
Шәһәрле Лилия Мөхәммәтшина үз көчен барлык бәйгеләрдә сынап карады, нәтиҗәсе – ике тартмага тутырылган бихисап күп призлар. “Татар халкы вәкиле буларак, Сабан туе минем өчен – ул милли бәйрәм, бу туганнар һәм дуслар белән очрашу, бәйгеләрдә катнашып рух күтәренкелеге алу”, – дип уртаклашты ул.
Акыл уенын яратучылар шахмат һәм шашка уйнарга алынды, спортның активрак төрләрен яратучылар – футболда һәм волейболда ярышты, гадәттән тыш көчкә ия булучылар – кул көрәштерде, ядрә ыргытты, гер күтәрде.
Аркан тартышу тамашачыларда да, катнашучыларда да аерым бер хозурлык тудырды.
Ипподромда тагын да куәтлерәк хисләр ташкыны кайнады: ат чабышлары шактый кешене үз янына җыйды. Анда районыбызның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җайдаклар катнашты.
Һәм инде татар-башкорт көрәшеннән башка Сабан туе була аламы? Биредә җитез яшьләр һәм тәҗрибә белән зирәкләнгән көрәшчеләр бил алышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Кызыл Тарханнан Ильяс Сәитморатов яшь батыр булды, Тәтештән Линар Әхмәдуллин – батыр асты, Үтәмештән Илназ Шәмсетдинов дүртенче тапкыр абсолют батыр калды. Бүләкләүләрдән соң ул хис-кичерешләре белән уртаклашып, җиңү катлаулы булмавын, көрәш белән балачактан ук шөгыльләнүен, чөнки алар авылында “барысы да көрәшә” икәнлеген әйтте. Киләсе елга Илназ янә келәмгә чыгарга ниятли. Бәйрәм эстафетасын шәһәр авыл җирлекләренә тапшырды: якшәмбе көнне аларның берничәсендә Сабан туе булды.
Нет комментариев