Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сак бул: боз юка!

Бердәм коткару хезмәте телефоны – 112.

(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары").

Моны белергә кирәк:

–  Бозның калынлыгы  10-15 сантиметрдан ким булганда ул кешеләр өчен куркыныч дип санала.
–  Елга бугазларында, кушылдыкларында бозның ныклыгы кимеде. Боз тиз ага торган, чишмә һәм су агымнары, су үсемлекләр үскән тирәлекләрдә, агач, куак, камышлар булган урыннарда нык түгел. 
–  Әгәр һава температурасы өч көннән күбрәк 0 градустан артып китсә, ул чакта бозның ныклыгы 25 процентка кими.
–  Бозның ышанычлылыгын күз белән карап та билгеләп була: зәңгәр төстәге боз – нык, аклысының ныклыгы 2 тапкырга кимрәк, соры, саргылт-ак яки саргылт төстәге боз – ышанычсыз.

Әгәр хәвеф-хәтәр килеп чыкса:

Әгәр сез салкын суга төшеп китсәгез, нәрсә эшләргә:
–  Югалып калмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тигез итеп сулагыз.
–  Кулларны ян-якка җәегез һәм гәүдәне агым юнәлеше буенча горизонталь хәлдә тотып, боз кырыена ябышырга тырышыгыз.
–  Күкрәк белән боз читенә сак кына ятарга һәм башта бер аягыгызны, аннары икенчесен бозга күтәрергә тырышыгыз.
–  Әгәр боз күтәреп  торса, тәгәрәп, акрын гына ярга шуышыгыз.
–  Кайдан килсәгез – шул якка таба шуышыгыз, чөнки боз инде биредә нык­лыкка тикшерелгән.

Әгәр ярдәмегез кирәк булса:

–  Теләсә нинди озынлыктагы таяк, такта, колга яки җеп белән коралланыгыз. Шарф, каеш яки киемнәрне дә ялгап бәйләргә була.
–  Кулларны һәм аякларны җәеп куеп, коткару әйберләрен үз алдыңа этәреп, ачык урындагы юнәлеш буенча сак кына шуышып хәрәкәт итү зарур.
–     Судагы кешедән берничә метрда туктап, аңа җеп, кием, таяк, колга бирегез.
–  Зыян күрүчене бозга сак­лык белән чыгарыгыз, һәм бергәләп куркыныч урыннан акрын гына китегез.
–  Килгән якка таба шуышыгыз.
–  Зыян күрүчене җылы урынга илтегез. Аңа ярдәм күрсәтегез: өстеннән юеш киемнәрен салдырыгыз, тәннәрен тукыма яки кулыгыз белән яхшылап сөртегез, кайнар чәй эчерегез. Һич кенә дә алкоголь бирмәгез – мондый очрак­та  үлемгә китерергә мөмкин.

Бердәм коткару хезмәте телефоны – 112.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев