Сак булыгыз
Җәмгыять

Сак булыгыз

Йорт хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве янгын чыгуларның төп сәбәпчесе булып тора.

(Тәтеш, 13 ноябрь, Тәтеш таңнары, Энҗе АЛИМОВА). Бу – ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тарткан вакытта; электр үткәргечләр һәм электр приборларын, газ приборларын, мичләрне куллануның техник файдалану кагыйдәләрен бозу.

Янгын бәла-казаларга китерә – торак биналар зарар күрә яки юкка чыга, матди зыян килә, ә кайчакларда кешеләр җәрәхәтләнә һәм һәлак була. 

Моны булдырмас өчен, ут белән сак эш итү, корылмалар янында һәм җилле һава торышында учак кабызмау; урын-җирдә, лоджияләрдә һәм балконнарда тәмәке тартмау; бер розеткага көчле егәрлектәге берничә көнкүреш электр приборларын кабызу юлы белән электр челтәренә көчәнеш китермәү; заводта эшләнмәгән электр-сак­лагычлар (“жучоклар”), үзең ясаган абажурлар, яктырткыч электр лампалары һәм вак һөнәрчелектә җитештерелгән электр җылыткыч приборларын кулланмау; подвалларда, чормаларда янучан сыеклык­лар һәм материаллар, төрле көнкүреш иске-мос­кылары, җиһазлар, кәгазьләр сакламау зарур. 

Балаларны күзәтүчесез калдырмау, аларга шырпы белән уйнау, электр һәм газ приборларыннан файдалануны рөхсәт итмәү; электр һәм газ приборларын кабызылган килеш калдырмау мөһим.

Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инс­пекторы Роман Горбунов районда яшәүчеләргә янгын булган очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында искә төшерә: “Янгын чыкканда кичекмәстән “01” телефоны буенча коткару хезмәтен чакырырга (чакыру бушлай тормышка ашырыла) кирәк. Чакырган вакытта адрес, кайда һәм нәрсә януын, ничәнче кат, кайсы подъезд, янгын хакында кем хәбәр итүен һәм нинди телефоннан икәнлеген төгәл итеп җиткерү зарур. Янгын сүндерү подразделениеләрен каршы алуны оештырыгыз. 

Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче кешеләрне, матди кыйммәтләрне һәм әгәр мөмкин булса, шулай ук ут телләрен сүндерү чараларын кулланыгыз. Янгынны сүндергән вакытта тәрәзә пыялаларын һәм барлык ишекләрне ачу катгый рәвештә тыела, чөнки бу өстәмә кислород агымы керүгә китерә һәм янгынның тагын да кискенләшүенә йогынты ясый.

Әгәр янгын чыккан бина көчле төтен белән тулган булса, ул чакта мөмкин кадәр идәнгә түбән иелеп, чөнки идән һәм төтеннең аскы чигендә һава катламы бар, бинадан чыгып китү җаен табыгыз. Төтен баскан бинадан эвакуацияләгән вакытта битне томалап, юеш тукыма кулланырга мөмкин. Һәрбер фатирда яисә торак йортта ут телләрен сүндергеч җайланмаларны куярга киңәш итәм”.
Янгын часте телефоннары: 01, 2-51-92.
 


 


Нет комментариев