Зур Әтрәч авылында балалар игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәләр.
Зур Әтрәч авылының сәламәтлек үзәге мәйданчыгында матур бер чара – балалар өчен сәламәтлек сәгате үткәрелде. Көн саен берничә минут кына булса да, үз-үзеңне чыныктыру, хәрәкәт итү, табигый кояш нурында булу, барысы да баланың нык һәм көчле булып үсүе өчен бик мөһим.
– Сәламәт яшәү рәвеше – ул бары тик спорт белән генә шөгыльләнү түгел, бу әхлак принципларына нигезләнгән, актив һәм бердәм булу да. Ул чыныктыра да, сәламәтлек тә өсти: әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысыннан саклап, баланы олы яшькә җиткәнче әхлакый, психик һәм физик яктан ныгыта, – дип уртаклашты чарада катнашкан мәдәният хезмәткәре Алсинә Фәйзуллина.
Спорт сәгатен оештырган Фаяз Миннуллин әйтүенчә, чарада балаларга сәламәтлекне саклауның гади генә булса да файдалы кагыйдәләре: көн тәртибенә туры китерү, файдалы ашамлыклар белән туклану, күп вакытны ачык һавада үткәрү кирәклеге аңлатылган. Һәрбер баланың үз сәламәтлеген ныгыту өчен зур мөмкинлекләре бар һәм бу мөмкинлекне файдалану – беренче чиратта аларның үзеннән тора.
Бу чара балаларга үз тормышларын актив һәм файдалы итеп оештыруның ничек мөһим икәнлеген аңларга ярдәм итә. Сәламәт булу – ул кыюлык та, матурлык та, көчлелек тә. Ә моны үстерүнең башлангычы үз-үзеңә карап, гади кагыйдәләрне үтәп барудан башлана.
Фотоларны Алсинә Фәйзуллина тәкъдим итте
Нет комментариев