Шәхси тормышка кагылгысызлыкны бозган өчен хөкем чыгарылган
Җәмгыять

Шәхси тормышка кагылгысызлыкны бозган өчен хөкем чыгарылган

Тәтеш районында яшәүче бер ир-ат таныш хатын-кызның шәхси тормышы турындагы мәгълүматны законсыз җыюда һәм таратуда гаепле дип танылган.

Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, хокукка каршы гамәлләр 2025 елның августында башкарылган. Ай башында бер ир-ат, район авылларының берсендә танышының өендә булганда, хатын-кыз ризалыгыннан башка һәм аңардан яшерен рәвештә аны фотога төшергән. Хатын-кыз бу вакытта исерек хәлдә һәм киемнәрен салган килеш булган. Явыз ниятле кеше ике атнадан соң, ачу хисенә бирелеп, төшергән сурәтләрне мессенджер аша үзенең туганына җибәргән.

Беренчел тикшерү барышында ир-ат гаебен таныган һәм хөкем карарын суд тикшерүе уздырмыйча гына чыгару турында үтенеч белдергән. Аның позициясен яклаучысы хуплаган, шул ук вакытта дәүләт гаепләүчесе һәм зыян күрүче эшне әлеге тәртиптә карауга каршы килмәгән.

– Хөкем карарын чыгарганда суд берничә җиңеләйтүче хәлне исәпкә алды: хөкем ителүче җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр җәлеп ителде, хезмәт урыны бар, яшәү һәм эш урыннары буенча уңай характеристикага ия, балигъ булмаган баланы тәрбияли. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды һәм кылган гамәленә үкенүен белдерде. Эш буенча катлауландыручы хәлләр ачыкланмады, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре.
Суд ир-атны РФ җинаять Кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше буенча (шәхси тормышка кагылгысызлыкны бозу) гаепле дип таныган. Фотога төшергән өчен аңа – 140 сәгать, сурәтләрне таратканы өчен тагын 140 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән. Җинаятьләр җыелмасы буенча җәзаларны өлешчә кушуны исәпкә алып (РФ ҖК 69нчы маддәсе 2нче өлеше), ахыргы хөкем карары 200 сәгать мәҗбүри эшне тәшкил иткән. Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә кермәгән. 

Фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде


Нет комментариев