Счетчиклар белән дә алданырга мөмкин
Җәмгыять

Счетчиклар белән дә алданырга мөмкин

Татарстанда республика халкы,  оешма һәм предприятиеләр арасында популяр булган электр энергиясен  исәпкә алуның интеллектуаль приборларын – акыллы счетчикларны масштаблы алыштыру һәм урнаштыру бара. 


(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таннары",  Энҗе Алимова). Татарстанда республика халкы, 
оешма һәм предприятиеләр арасында популяр булган электр энергиясен 
исәпкә алуның интеллектуаль приборларын – акыллы счетчикларны масштаблы
алыштыру һәм урнаштыру бара. Һәм моны шунда ук алдакчылар да 
үзләренең мәкерле эшләрендә куллана башлаган.

Шулай итеп, Буа электр челтәрләре бел­гечләре яңа счетчикларны куллану барышында интеллектуаль исәпкә алу приборларын урлау очраклары белән дә очраша.
– 2020 елдан Буа электр челтәрләренең хезмәт күрсәтү зонасында, анда Тәтеш районы да керә, 20дән артык счетчик урлау ачыкланды. Шулай ук штаттан тыш электрон платалар белән эчке электр схемаларына тыкшыну очраклары да бар – алар  “зарарланган” счетчиклар дип атала, – дип сөйләде безгә Буа электр челтәрләре компаниясе филиалы Тәтеш РЭЧ начальнигы Виктор Демагин.

Интернет киңлекләрендә аерым түләү белән яңа интеллектуаль счетчикларны “үзгәртү” буенча тәкъдимнәр күп булып чыккан, алар счетчикны тикшергәндә приборлар моны күрсәтмәвенә һәм электр энергиясен экономияләвенә  ышандыралар.

– Моннан тыш, бу законнарны бозу да, алдау да булып тора. Чөнки көйләнгән система счетчикны үзгәртү фактын ачыклый, чөнки аны үзгәртү процессы приборны челтәрдән өзү, прибор корпусын ачу белән бәйле, һәм бу мәгълүмат компания серверларында авария яки мәгълүмати хәбәрләр рәвешендә сак­лана. Белгеч бу сигналларны белеп алгач, бу алымның файда  китерүе шикле булачак, ә кулланучының абруе төшәчәк, – дип дәвам итә Виктор ­Александрович.

Алдакчылар счетчикларны урлыйлар һәм аларны башка районнарда саталар.
– Системаны эксплуатацияләү барышында Югары Ослан районында урланган счетчиклар, аларны үзгәртү, ә аннары Татарстан Республикасының башка районнарында урнаштыру очраклары ачыкланды. Моны ачык­лау кыен түгел, чөнки исәпләү приборлары базасы респуб­лика буенча бердәм. Алдакчылар электрон, үзгәртелгән приборны, бер счетчиктан башка счетчик корпусына күчерә, счетчик­ларның номерларын үзгәртә, әмма һәр платаның үз санлы коды бар, автоматлаштырылган система аны әлеге күрсәткечләр буенча ачыклый, – диде Виктор Демагин.

Исәпкә алу приборларын урлау һәм счетчик­ларны үзгәртү очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

– Экономия караклык юлы белән түгел, ә энергияне экономияләү чаралары белән ирешелергә тиеш, – дип саный электр челтәрләре белгечләре һәм кулланучыларны алдакчыларның Интернетта төрле “белгечләр” булып тәкъдим ителгән “экономияләү” схемалары ятьмәләренә эләкмәскә өнди, чөнки бу – законны бозу.
 


Нет комментариев