Шакирова Фәүзия апа 1931 елның 11 декабрендә Зур Әтрәч авылында туа
Җәмгыять

Шакирова Фәүзия апа 1931 елның 11 декабрендә Зур Әтрәч авылында туа

Гаиләдә 7 бала була алар.

(Тәтеш, 31 май, "Тәтеш таннары"). Шакирова Фәүзия апа 1931 елның 11 декабрендә Зур Әтрәч авылында туа.

- Гаиләдә 7 бала була алар. Шулай ук яшьли кул арасына керә башлый. 12 яшеннән әнисе белән фермага эшкә төшә, - дип уртаклаша авыл китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина. - Тавык фермасы була Әтрәчтә, ул вакытта. Ә 14 яшеннән фермада сыер савыша башлый. Ул вакытта бар хезмәт кул белән башкарыла торган була. "Колхозның ул чакта фермасында сарыклары, сыерлары, дунгызлары, тавыклары бар иде. Яшелчә. бакчасы зур иде. Гомумән, авылыбыз зур иде ул чакта"- дип искә ала Фәүәия апа. Сонрак бригада хатыннары белән бригада эшенә йөри башлый. Авыр хезмәт үзенекен итә.38 яшендә авырып китә ул. Шулай да пенсиягә чыкканчы төрле җинел эштә эшләп йөри ул. Ире Сафуан белән 50 елдан артык гомер кичереп, инде ун елдан артык ялгыз яши Фәүзия апа. Бәйрәмнәрдә котлап китәбез. Ә көндәлек тормышта күршеләре, туганнары ташламый аны. Карап, тәрбияләп торалар. Чөнки балалар табып үстерә алмады ул.Авыруы комачаулады. Ире Сафуан белән бик матур яшәделәр. Ләкин менә балалар үстерә алмадылар, шунысы кызганыч. Калган гомерен сәламәтлектә уздырса, туганнары янәшәдә булса иде дигән теләктә калабыз.


Нет комментариев