Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шатланып шөгыльләнәләр

Бидәңге мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүчеләрнең көннәре кызыклы үтә: алар һәркөнне тылсымлы белем дөньясына сәяхәт итә.

(Тәтеш, 2 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Төркем 2014 елдан бирле эшли, анда 3тән алып 7 яшькә кадәрге сабыйлар йөри. Алар белән тәрбияче Светлана Зафарова һәм кече тәрбияче Дилә Абдуллина шөгыльләнә. “Узган елны бездә 7 чыгарылыш иде.  Бүгенге көндә иң кечкенәсенә 3 яшь”, – дип уртаклаша Светлана Исмәгыйль кызы. – Без мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз, бергәләп чаралар үткәрәбез.  Һөнәри юнәлеш эше кысаларында  медицина пунктына, китапханәгә барабыз. Сабыйларның әти-әниләре – безнең өчен терәк. Аларның катнашы ярдәмендә бик күп эшләр башкарабыз”. 

Тәрбияче әйтүенчә, төркемдә төрле яшьтәге сабыйлар йөрүнең уңай яклары да бар, зуррак балалар кечеләренә булыша, аларга ярдәм итә. Балалар  укырга бик теләп киләләр. “Мин рәсем ясарга яратам”, – ди биш яшьлек Руфия. Ә Азатка инде йокы сәгате һәм урамда уйнау ошый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев